Үткән атнада "Алинә" универсаль спорт залында район пенсионерлары Спартакиадасы булды. Әлеге зур спорт бәйрәме быел Казанда узасы 27 нче Бөтендөнья Җәйге Универсиадага багышлап үткәрелде.
Иске Камка авылының дүрт урамында яшәүчеләр быел язгы ташудан зыян күрде. Дөрес, елның-елында урамнарын су баскан камкалылар өчен бу көтелмәгән хәл булмады. Быелгы су басуны да алар тыныч кына үткәреп җибәрә.
Узган атнада тарихка кереп калырлык вакыйга булды – Биләр радиотелеүзәгендә цифрлы режимда трансляция башлануга старт бирелде. Шулай итеп, 8 район, шул исәптән Әлки авыллары халкы да тулысы белән цифрлы телевидениедән файдалана ала башлады.
РОСТО (ДОСААФ) оешмасы мәктәпләрдәге сигез автокласста белем алучы 10-11 сыйныфлар укучылары арасында автомобиль йөртү осталыгына бәйге үткәрде. Анда 11 команда катнашты. "Яшь йөртүче-2013" бәйгесендә Түбән Әлки урта мәктәбе автоклассында укучылар беренче урынны алды.
Тормышта бик күп нәрсәләр төрле законнар, рәсми документлар ярдәмендә җайга салына. Аларны кайсыбыз гына әйбәтләп аңлый да асылын белеп, көнкүрештә куллана икән?! Ә бит юридик белемнәрнең әледән-әле кирәге чыгып тора: җир кишәрлеген рәсмиләштерәсе була, гомер иткән өеңә хокукны теркәргә кушалар. Якын туганнарыңнан калган мирасны да дәүләт теркәве аша үткәрәсе… Кыскасы, бүгенге тормышта шуңа охшашлы сораулар гел туып тора. Алар белән кемгә мөрәҗәгать итәргә?
Планетабызның күпчелек өлешендә туберкулез әлегәчә куркыныч йогышлы авыру булып кала бирә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, дөньяда һәр секунд саен бер кеше туберкулез йоктыра. Ел саен бу авыру өч миллионга якын кешенең гомерен өзеп, дөньяда иң куркыныч "үтерүче инфекция" булып кала.