Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2013 ел
чәршәмбе
Балы тәмле, эше-чыгымы да бихисап
Бүген районыбызда умартачылык белән шөгыльләнүчеләр аз түгел. Кемдер бу шөгыльне яңа башлап җибәрсә, ата-бабаларыннан күчкән умартачылык хезмәтен дәвам иттерүчеләр дә бар. Соңгы елларда умартачылыкка игътибар артса да, бу эшнең зур өлеше әле дә булса һәвәскәрләргә туры килә.
Кошки авылында яшәүче Галина Павлова бу мавыктыргыч һәм үзенчәлекле хезмәт белән бик күп еллардан бирле шөгыльләнә. Шушы көннәрдә без Галина Геннадьевна янында булып, аның эш серләре белән танышып кайттык.
23
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Яшьлек дәрте әле сүнмәгән
Лаеклы ялга чыктымы, кеше хезмәт вазыйфаларыннан гына түгел, күп еллар бергә эшләгән коллективыннан, туганнардай якынаеп беткән хезмәттәшләреннән аерыла, аның аралашу даирәсе бик нык тарая. Ә буш вакыт, киресенчә, күбәя. Аны ничек файдалы итеп оештырырга, күңел төшенкелегенә бирелмичә, ялгызлыкка бирешмичә ничек көн итәргә?
Лизинг, субсидия, кредитлар
Район эшмәкәрләре өчен файдалы киңәшмә үткәрелде – Татарстан икътисад министры урынбасары җитәкчелегендә бер төркем белгечләр үз эшен булдыручыларга, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларына дәүләт ярдәме һәм банклар хезмәте турында күпкырлы мәгълүмат җиткерделәр.
18
май, 2013 ел
шимбә
Иң яхшы белгечләр грант ота ала
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүче агроном, инженер-механик, зоотехник, ветеринария табибы, икътисадчы, бухгалтер кебек белгечләр 100 мең сумга кадәр грант ота ала.
Гаилә фермасы табышка эшли
Ташбилге авылында Рәмзил Әхмәдиев гаилә фермасындагы 24 сыердан һәр көнне 18 әр килограмм сөт савалар.
8 июньдә–район Сабан туе
Ел буе көтеп алган милли бәйрәмебез – район Сабан туе 8 июньгә, шимбә көнгә билгеләнде.
14
май, 2013 ел
сишәмбе
Җәяүлеләр хәвефсезлеге өчен
6-12 май көннәрендә Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан Икенче Глобаль юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атнасы үткәрелә. Ул җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү проблемасына багышлана.
Бу көннәрдә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе дә җәяүлеләр катнашында аварияләрне булдырмауга багышланган чаралар үткәрә: җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урыннарының торышы тикшерелә, машина йөртүчеләрнең җәяү йөрүчеләргә юл бирмәү фактларын ачыклау буенча эш көчәйтелә, җәяүлеләрнең кагыйдәләрне үтәүләренә дә игътибар арттырыла.
Рәхмәт сүзләре йөрәктән агылганда…
9 Май, Бөек Җиңү көне. Быел без аны 68 нче тапкыр билгеләп үттек. Шәһәр-авылларда иртәдән бәйрәм тантанасы хөкем итте. Ә район үзәге Базарлы Матакта Җиңү бәйрәме һәрвакыттагыча "Азат итүче солдат" һәйкәле янында митинг формасында үтте.
Газинур дөнья чемпионы булды
Гер күтәрү буенча Россиянең спорт мастеры, Карга авылында яшәүче Газинур Фәттахов турында хәзер Татарстанда һәм аннан читтә дә беләләрдер. Спортның әлеге төре белән ул яшьтән үк бик тырышып шөгыльләнә һәм нәтиҗәдә югары күрсәткечләргә ирешә.
Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә узган чираттагы чемпионатта Газинур Наил улы барлык көндәшләрен дә артта калдырды һәм үз үлчәү категориясендә дөнья чемпионы булды.
Автостанция дә эшли, кибет тә ачылды
1 майда элекке автостанция бинасы тулы куәткә эшли башлады. Шактый вакыт иясез торган бинага яңа сулыш өрелде. Биредә хәзер тормыш кайнап торыр.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз