2013 елда урта белемнең төп гомуми белем программаларын үзләштерү чыгарылыш класслар укучылары өчен рус теленнән һәм математикадан мәҗбүри дәүләт (йомгаклау) аттестациясе белән тәмамлана.
Үткән атнада "Алинә" универсаль спорт залында район пенсионерлары Спартакиадасы булды. Әлеге зур спорт бәйрәме быел Казанда узасы 27 нче Бөтендөнья Җәйге Универсиадага багышлап үткәрелде.
Иске Камка авылының дүрт урамында яшәүчеләр быел язгы ташудан зыян күрде. Дөрес, елның-елында урамнарын су баскан камкалылар өчен бу көтелмәгән хәл булмады. Быелгы су басуны да алар тыныч кына үткәреп җибәрә.
Узган атнада тарихка кереп калырлык вакыйга булды – Биләр радиотелеүзәгендә цифрлы режимда трансляция башлануга старт бирелде. Шулай итеп, 8 район, шул исәптән Әлки авыллары халкы да тулысы белән цифрлы телевидениедән файдалана ала башлады.